Башкалада булып кайттылар

2019 елның 5 апреле, җомга

Тармак технологияләре техникумыннан юнармиячеләр “Хәтер вахтасы-2019” республика акциясенең ачылу тантанасында катнашты.
Чара Казанның Җиңү паркындагы Мәңгелек ут янында булды. Аның кысаларында Татарстанның муниципаль районнарында 4 февральдән 26 мартка кадәр үткәрелгән “Хәтер вахтасы-2019” яшьләр походына йомгак ясалды. Акция Ленинградны фашист илбасарларыннан азат итүгә 75 ел тулуына һәм совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылуына 30 ел тулуга багышланды.
Аннары юнармиячеләр өчен Милли музейга экскурсия оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International