Балалар Иҗат йортының “Веселая компания” берләшмәсенә йөрүче яшь үзешчән артистлар Куралово тамашачылары алдында чыгыш ясадылар.
Остазлары Варвара Лисюк җитәкчелегендә алар җыр-биюләр, сәхнә миниатюралары башкардылар. Тамашачылар исә һәр номерны җылы каршылап, яшь артистлар өчен алкышларын кызганмадылар.
Концерт ахырында Куралово халкы “Веселая компания” балаларына һәм аларның остазына күңелле концерт куюлары өчен чын күңелдән рәхмәт әйттеләр.