Болгардан бертуган Сәгыйровлар тагын сынатмады

2019 елның 26 марты, сишәмбе

Рязань шәһәренең күпкөрәшләр академиясендә ирләр һәм хатын-кызлар арасында билбау көрәше буенча узган Россия Кубогы ярышларында якташларыбыз – “Олимп” спорт мәктәбе шәкертләре, Татарстанның җыелма командасы составына керүче абыйлы-энеле Ришат белән Раил Сәгыйровлар уңышлы чыгыш ясадылар.

Турнирга илебезнең 26 төбәгеннә 200 артык спортчы җыелды. Алар көрәшнең ике төрендә: аяклар ярдәмендә үткәрелә торган алымнар (ыргылыш, аяк чалу, эләктерү, аяктан егу һәм башкалар) рөхсәт ителгән ирекле көрәш һәм аякларны кулланырга рөхсәт ителми торган классик көрәштә көч сынаштылар.

Киеренке бил алышулар нәтиҗәсендә Ришат классик стиль белән көрәштә көмеш призер исемен алды, ә Раил ирекле көрәштә бишенче булды. Бу ярышларда үз авырлык үлчәүләрендә 1-2 урыннарны алучыларга Россия Федерациясе спорт мастеры исемнәрен биргәнгә күрә, Ришат та шундый хокукка ия булды.

Моннан тыш, турнир Каунаста (Литва) узачак Бөтендөнья кубогы ярышларына сайлау буларак та үткәрелде. Безнең республика командасы да бу ярышка юллама алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International