WorldSkills ярышларына әзерләнәләр

2019 елның 24 марты, якшәмбе

Шәһәр урта мәктәпләрендә “WorldSkills Kazan-2019 дәресе” класс сәгатьләре булды.

Чара барышында укучыларга һөнәри осталык буенча дөнья чемпионаты турында тулы мәгълүмат бирелде.
Укучылар командалар белән эшләп, кроссворд чиштеләр, һөнәрләргә бәйле сорауларга җавап бирделәр, шулай ук чемпионатның талисманнары – яшь осталар Алмаз белән Алтын турында фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International