Китапханәче җиңеп чыкты

2019 елның 22 марты, җомга

Икенче урта мәктәп китапханәчесе Татьяна Костина “Неокнига” беренче республика фәнни-гамәли конференциясендә җиңеп чыгып, бүләк алды.
Фәнни-тикшеренү һәм проект эшчәнлеге нигезендә бердәм укучылар-педагоглар төркемен оештыруны максат итеп куйган конференция Югары Ослан районында үтте.
Педагоглар һәм укучылар дүрт секциядә эшләделәр. Татьяна Анатольевна конференциядә “Яшь буынны китап укуга җәлеп итүдә дәресләрдән тыш эшнең роле” эшен тәкъдим итте. Конференциядә шулай ук 1нче урта мәктәп китапханәчесе Анна Абдрахманова да “Энциклопедия битләрен актарганда”  проекты белән чыгыш ясап, сертификатка ия булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International