Болгар цивилизациясе музеенда “Россиядә XVII гасыр башында фетнәне җиңү” күргәзмәсе эшли башлады.
Күргәзмәдә күрсәтелгән материаллар – планшетлар, фоторәсемнәр, текстта Россия тарихында иң фаҗигале һәм авыр булган шушы гаугалы заманның төп чорлары турында мәгълүмат чагылыш тапкан.
Күргәзмәгә материаллар Ульяновск шәһәренең “В. И. Ленинның туган ягы” Дәүләт тарихи мемориаль музей-тыюлыгы фондларыннан бирелде.