Ул җырга да бик оста!

2019 елның 19 марты, сишәмбе

Запастагы җирле чик сакчылары оешмасы җитәкчесе Рәшит Зыятдинов Удмуртиядә узган VI төбәкара “Застава” фестиваль-конкурсында катнашып, лауреат исемен алды.

Рәшит Зәйнетдин улының Воткинск шәһәре һәм запастагы чик сакчылары оешмасы җитәкчесе Павел Вахрушев оештырган традицион чарада икенче тапкыр катнашуы. Тамашачылар аның чыгышын яратып кабул итте, таләпчән жюри да югары бәяләде. Аның “Памяти границы” җыры читтән торып уздырылган этапны уңышлы үтте. Икенче турда исә Пермьнан һәм шул тирәдәге төбәкләрдән 200дән артык катнашучының чыгышы тәкъдим ителде. Аларның иң уңышлы саналганнары гала-концертка сайлап алынды. Арада якташыбызның үзе иҗат иткән җыры да бар.

Шунысын әйтергә кирәк, Рәшит Зәйнетдин улының гармунда үзе уйнап башкарган җырын зал тутырып килгән тамашачылар көчле алкышларга күмделәр. Аңа кушылып җырлаучылар да булды әле. Фестиваль логотибы төшерелгән җиңүче кубогы, III дәрәҗә диплом, «Живи настоящим – думай о будущем!» Вымпелы, Советлар Союзы Герое, чик буе гаскәрләре генерал-лейтенанты, Даманский утравындагы вакыйгаларда кече сержант дәрәҗәсендә катнашкан Юрий Бабанскийның Мактау грамотасы, тутыкмый торган калайдан солдат фляжкасы рәвешендә ясалган истәлек призы – бу бүләкләргә Рәшит Зыятдин улы үзенең тырышлыгы нәтиҗәсендә лаек булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International