Бөтенроссия “Тере классика” проза әсәрләре укучылар конкурсының муниципаль этабында Антоновкадан һәм шәһәрдәге беренче урта мәктәптән Анна Акулина, Дмитрий Денисов һәм Елизавета Малушина беренче урынга лаек булды.
Алар үзләре сайлап алган хикәяләрне оста укып, авторның позициясен һәм эмоциональ кичерешләрен тулысынча чагылдырып бирә алуга ирештеләр. Аларга дипломнар белән бергә бүләккә китаплар да тапшырдылар.
Конкурста барлыгы 28 укучы катнашты. Алар жюри игътибарына кечкенә хикәяләр һәм мәктәп программасына кертелмәгән әсәрләрдән өзекләр тәкъдим иттеләр. Җиңүчеләргә район мәгариф бүлегенең Мактау грамоталары һәм китаплар тапшырылды.