2019 елның 21 мартында 15.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасында «ЕДИНАЯ РОССИЯ» партиясе рәисе Д. А. Медведевның төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә (Казан шәһәре, К. Маркс ур., 31/7 йорт) Татарстан Республикасында ташламалы категорияләрдәге гражданнарга социаль ярдәм чаралары күрсәтү мәсьәләләре буенча гражданнарны тематик кабул итү узачак

2019 елның 15 марты, җомга

Кабул итүне проектның төбәк координаторы, «Россия пенсионерлары берлеге» төбәк иҗтимагый оешмасының Татарстан Республикасы буенча идарәсе рәисе Л. Н.Мишина, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасарлары һәм Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе өлкән яшьтәге гражданнарга социаль ярдәм күрсәтү чаралары үткәрәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International