Балыкларны һава җитмәүдән саклар өчен

2019 елның 15 марты, җомга

Сулыкларда яшәүче организмнарны кислород кытлыгыннан коткаруга юнәлдерелгән “Балыкларга – яшәргә” акциясе кысаларында биологик ресурслар буенча ТР Дәүләт комитеты, “Спас” тыюлыгы, балык саклау, Подгорнов балык җитештерү оешмасы хезмәткәрләре, шулай ук һәвәскәр балыкчылар көче белән Спас районы территориясенең Куралово авылы янындагы Иделдә балыкларны һава җитмәүдән коткару буенча чара уздырылды.

Акция барышында 50дән артык бәке ясап, өстен камыш белән капладылар.

Шундый ук чараларны “Спас” тыюлыгы белгечләре “Главрыбвод” ФДБУ Урта Идел филиалының әйдәп баручы ихтиологы Рөстәм Сафиуллин белән бергә Өчкүлнең табигый һәйкәлләре – Чиста һәм Атаман күлләрендә дә уздырдылар. Бензин боз тишкече ярдәмендә сулыклар өстендә җитмештән артык бәке тишеп, аларның өсте катмасын һәм кислород керсен өчен салам белән капладылар. Бу чараларның барысы да күлләрдә яшәүче балыкларны һава җитмәүдән һәм үлемнән сакларга тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International