Туган телне өйрәнәләр

2019 елның 15 марты, җомга

“Родничок” балалар бакчасында татар теле укытучылары һәм тәрбиячеләре методик берләшмәсенең уртак утырышы булды.

 Утырышта катнашучылар мәктәпкәчә яшьтәге балаларга ике телдә белем бирүдә заманча технологияләрне куллану белән бәйле тема буенча фикер алыштылар.
Әзерлек төркеменә йөри торган рус балаларына татар телен өйрәтүнең кайбер үзенчәлекләре турында төрле мисаллар китереп тәрбияче Гөлназ Рәхимова сөйләде. Урта төркемгә йөри торган балалар тәрбияче Наталья Чегодаева белән бергә татар телен ничек өйрәнүләрен “Әкияттә кунакта” дәресе барышында күрсәттеләр. Театральләштерелгән “Аулак өй” тамашасы балаларга эстетик тәрбия бирүдә һәм аларның иҗади мөмкинлекләрен ачуда әһәмиятле роль уйнавын күрсәтте. Тәрбиячеләр һәм укытучылар шулай ук Никольск һәм Антоновка авылларындагы балалар бакчалары тәрбиячеләре Ольга Деманькина белән Татьяна Соколова үткәргән мастер-классларда булдылар. Шунысын әйтергә кирәк, татар телен өйрәнә торган балалар бакчалары “Иң яхшы билингваль балалар бакчасы” смотр-конкурсында катнаша алачак. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International