Җомга көнне, Ак мәчеттә өйлә намазы укыганнан соң, Болгардагы Ислам академиясенең түбәсендә ярымай урнаштырдылар.
Бу чарага багышланган тантанада академия президенты Камил Исхаков, район башлыгы Камил Нугаев, имам-мөхтәсиб Фәргат хәзрәт Минсәгыйров, әлеге уку йортында белем алучы студентлар, кунаклар катнашты. Араларында хәтта чит илләрдән килүчеләр дә бар иде. Мәскәүдә махсус заказ буенча ясатылган ярымайны бинаның алгы өлешенә беркетеп куяр алдыннан академия укытучысы, бөтен мөселман дөньясында танылган дин белгече шәех Исмәгыйль Болбол догалар укыды һәм әлеге уку йорты 922 елда Идел буе болгарларының ирекле рәвештә Ислам дине кабул иткән изге җирдә төзү кирәклеген аңлаганы һәм хуплавы өчен Россия Президенты Владимир Путинга ихластан рәхмәт сүзләрен әйтте. Шәех шулай ук академия төзүдә республиканың беренче Президенты Минтимер Шәймиевның һәм Татарстанның бүгенге җитәкчесе Рөстәм Миңнехановның да тоткан ролен югары бәяләде, аларга саулык, эшләрендә уңышлар, ил-көнгә тынычлык, күкләребезнең һәрчак аяз булуын теләде.
Түбәсендә ярымай балкып торган дини уку йорты борынгы Болгарга килүчеләрнең ерактан ук игътибарын җәлеп итеп торыр, дип ышанасы килә.