Җитмеш ел бергә

2019 елның 11 марты, дүшәмбе

Красный Вал авылында яшәүче тыл хезмәтчәннәре, хезмәт ветераннары Нина һәм Александр Битуновларның бер гаилә булып яши башлауларына җитмеш ел тулып килә.

Ирина ТЕЛИЦЫНА

Битуновлар гаиләсенең тарихы узган гасырның илленче елларына барып тоташа. Икесе дә бер үк авылда туып үскән. Әле дә булса туган җирнең кадерен белеп яшиләр.

Тормыш аларны төрле яктан сынаган. Сугыш башланганда, мәсәлән, Александрга унике яшь кенә тулган булган. Ул елларның бөтен ачысын-төчесен Нина ун яшеннән үк татый башлаган. Сугышка кадәр алар башлангыч мәктәпне тәмамларга өлгерәләр, ә аннары инде уку турында бөтенләй онытырга туры килә. Әнә шулай башлангыч белем белән олы тормыш юлына кереп китәләр алар.

– Кулга сәнәк тоттырганнарын хәтерлим, авырлыгы минем авырлык кадәр булгандыр шәт, – дип сөйли Анна Петровна.  – Ул вакытта буйга һәм авырлыкка карап тормадылар шул, бар эшне вакытында башкарып чыгарга кирәк иде...

Сугыш елларында Александр зурлар белән бергә басуда эшләгән. Сугыштан соң өч ел буе Әрмәнстанда хезмәт итә, Тбилиси шәһәрендәге санинструкторлар курсын тәмамлый. Солдат хезмәтен тәмамлап, Красный Вал авылына кайта. Күп еллар тракторда эшли, аннары ветеринария фельдшеры була. Малларны дәвалау серенә үз тырышлыгы белән өйрәнә, тапшырылган эшне зур җаваплылык белән үти.

– Ул елларда совхозда терлекләрне күп асрадылар, – ди Александр Васильевич. – Үзем генә булсам да, барысына өлгерә идем...

Нина Петровнаның хезмәт биографиясе дә терлекчелек тармагы белән аерылгысыз бәйле. Мәсәлән, сыер савучылар ярышында гел алдынгы урыннарның берсен биләгән ул. Битуновлар совхоз эшенә дә өлгергән, үз хуҗалыкларын да тулы көчкә алып барганнар. Башка авылдашлары кебек, алар да күп итеп мал-туар асраган. Әлбәттә инде, гаиләдә балалар тәрбияләүгә дә аерым игътибар бирелгән. Битуновлар ике ул һәм өч кыз үстергәннәр. Дөрес, бер уллары алты яшендә фаҗигагә очрап үлгән. Калган балалары үсеп һөнәр алган, гаиләле булганнар. Инде оныкларының балалары да зурлар. Бәйрәмнәрдә, ял көннәрендә алар барысы бергә канат чыгарган төп нигезгә җыела. Александр Васильевич белән Нина Петровна аларны түземсезлек белән көтеп торалар. Килгән саен шат елмаеп каршы алалар. Гомумән, Битуновлар элек ничек кунакчыл булсалар, әле дә шулай. Зур йортларында һәркемгә урын җитәрлек. Биредәге чисталык һәм тәртипкә дә игътибар итми мөмкин түгел. Стеналарда исә төрле елларда төшерелгән фоторәсемнәрне күрергә була. Яшь вакытта төшкәннәре дә, якыннары һәм туганнарыныкы да бик күп. Намуслы хезмәтләре өчен бирелгән медальләрне кадерләп саклыйлар.

Битуновлар әле дә гел хәрәкәттә, аларның бер тик торганын күрмәссең. Сиксән яшь тулганчыга кадәр сыер асраганнар. Хәзер инде туксан яшьлек Александр Васильевич белән сиксән сигез яшен тутырган Нина Петровнаның ишегалдында бары тавыклар гына калган. Зур бакчада хәлдән килгән кадәр яшелчә, җиләк-җимеш үстерәләр. Барысын да бергәләшеп, киңәш-табыш итеп эшләргә күнеккән алар. Ә киңәшле эш беркайчан таркалмый, үзенең уңай нәтиҗәсен бирә. Әнә шуңа күрә Александр Васильевич белән Нина Петровна Битуновларның моннан җитмеш ел элек төзегән гаиләсе нык, тату булуы белән аерылып тора да инде. Гаилә бәхете озын гомерле булуының сере, бәлки, шуңа бәйледер дә әле ул...
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International