Мәңге онытылмас бәрелеш...

2019 елның 10 марты, якшәмбе

Март башында Советлар Союзы-Кытай чигендәге Даманский утравында кораллы бәрелеш башлануына 50 ел тулды.

Шушы көн уңаеннан чик сагы гаскәрләре ветераннары кадет интернат-мәктәбе укучылары белән очраштылар.
Утраудагы вакыйгалар совет хәрбиләренең ныклыгы, биргән антына, Ватан алдындагы бурычына тугрылыкның чын үрнәге булды. Бу хакта укучыларга чик сагы ветераннары сөйләде. 
Мәсәлән, Александр Пелагеин 70нче еллар башында шушы чик буенда хезмәт иткән, бәрелеш булган урынны, һәлак булган совет солдатларының каберләрен үз күзләре белән күргән. Рәшит Зыятдиновның исә шушы вакыйгаларда катнашкан Советлар Союзы Герое, генерал-лейтенант Юрий Бабанский белән очрашканы бар. 
1969 елның 2 мартында Советлар Союзы белән Кытай чигендә, Уссури елгасында Хабаровск шәһәреннән бераз көньяктарак урнашкан, Советлар Союзы җире булып саналган Даманский утравына Кытай хәрбиләре бәреп керә. Ике як арасындагы бәрелешләрдә бик күп хәрбиләрнең җаны кыела. Кытай бу бәрелешкә алдан ук хәзерләнеп куйганга күрә, чик буена 5000 яхшы коралланган солдаттан торган полк, минометлар, артиллерияне китерә. Безнең чик сакчылары гаскәрләрнең Советлар Союзы чигеннән чыгып китүләрен таләп иткәч, кытайлар беренче булып ут ачалар. Нәтиҗәдә  совет чик сагы отрядының шактый өлеше, шул исәптән отряд командиры өлкән лейтенант Иван Стрельников та, һәлак була. Хәрби бәрелешләр 15 мартка кадәр дәвам итә, ике атна эчендә утрау берничә тапкыр кулдан-кулга күчеп өлгерә. Бу сугышта безнең чик сакчылары Ватан чикләрен ахырга кадәр саклап, чын батырлык үрнәге күрсәтәләр. 
Чик сагы ветераннары белән очрашу кадет мәктәбе укучыларына тарихыбызның тагын бер битен ачарга ярдәм итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International