Эчкән килеш утырма икән...

2019 елның 5 марты, сишәмбе

Автомобиль белән исерек хәлдә идарә иткән ике кешегә карата административ җәза биреләчәк.

Дәүләт автоинспекторлары аларның транспорт чарасын гадәти тикшерү максатында туктаткан. Руль артында утыручылар үзләрен сәеррәк тотканга күрә, инспекторларда шик тудырган. Алкотестер ярдәмендә тикшереп карагач, аларның спиртлы эчемлек кулланган булуы ачыкланган.
Моның өчен гаеплеләрне ике елга кадәр транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итәчәкләр. Әле тагын зур суммада штраф та түләргә туры киләчәк.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International