Яшь экологлар сынатмады

2019 елның 4 марты, дүшәмбе

Полянка мәктәбе “Мәктәп эко-патруле” республика конкурсында җиңүче булды.
Республиканың экология һәм табигый байлыклар, мәгълүматлаштыру һәм элемтә, шулай ук мәгариф һәм фән министрлыклары тарафыннан ел саен уздырыла торган бу конкурста республика мәктәпләренең 1-11нче классларында белем алучы һәм тирә-як мохитның чисталыгы турында кайгыртучы меңләгән бала теләп катнаша.
Укучылар конкурсның мәгълүмати-техник мәйданчыгындагы “Мәктәп экопатруле” мобиль кушымтасы ярдәмендә теркәлү үттеләр, конкурс комиссиясенә рөхсәтсез оештырылган чүплекләрне фотога төшереп җибәрделәр, аннары үз мөрәҗәгатьләренең нәтиҗәләрен һәм “турнир таблицасы”ндагы урыннарын игътибар белән күзәтеп бардылар.
Район башлыгы Камил Нугаев ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы исеменнән мәктәп директоры Ольга Ашмаринага химия кабинеты өчен “Пчелка – У/хим” экспресс-лабораторияне тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International