Булдырасың, Андрей!

2019 елның 18 феврале, дүшәмбе

Никольск мәктәбе укучысы Андрей Мальцев “Иң әйбәт вожатый – 2019” республика конкурсының муниципаль этабында җиңүче булды.
Никольск авылы Мәдәният йортында узган чарада Антоновка, Иске Рәҗәп, Никольск, шәһәрдәге беренче һәм икенче урта мәктәп укучылары катнашты.
Укучылар конкурста  видеоролик күрсәтеп, үзләре белән таныштырдылар, тест сорауларына җавап бирделәр, брейн-ринг һәм уен экспромтында катнаштылар. Вожатыйлар һәр биремне тиз һәм дөрес итеп үтәргә тырыштылар.
Конкурс нәтиҗәләре буенча икенче урынга Ильвина Заһитова лаек булды. Икенче урынга Болгардагы 2нче урта мәктәп укучысы Варвара Костина чыкты.
Җиңүчегә отряд вожатыйларының читтән торып уздырылачак республика бәйгесендә катнашырга туры киләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International