Мәктәптә – өйрәнү сәгате

2019 елның 18 феврале, дүшәмбе

Полянка урта мәктәбендә “Туган тел белән дус булыйк” дигән өйрәтү сәгате үтте.

Ул Халыкара туган телләр көненә багышланды. “Ата-бабам теле онытылмаска тиеш” дигән китап күргәзмәсе дә шушы тема буенча оештырылды. Чара барышында укучылар бәйрәмнең барлыкка килү тарихы, телнең үзенә генә хас байлыгы, һәр халык өчен туган телнең иң кадерле булуын белделәр. Алар шулай ук мәкальләр һәм орфография конкурсында, викторинада, татар халкының “Түбәтәй” һәм рус милли “Ручеек” уеннарында катнаштылар.
Китапханәчеләр Зөлфия Холмирзоева белән укытучы Фәридә Шеронова тырышлыгы белән әзерләнгән чара биремнәрен укучылар барысы да теләп башкардылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International