Ветераннарны котладылар

2019 елның 16 феврале, шимбә

Чик сагы гаскәрләре ветераннары – Болгарда яшәүче Валентин Дмитриев белән Красный Валдан Валериан Гущинны җирле оешма активистлары-чик сакчылары котлады.
Шушы көннәрдә сиксән яшен тутырган Валентин Дмитриевич белән сиксән дүрт яшьлек Валериан Михайловичка истәлеккә яшел төстәге чик сакчылары фуражкасы бүләк иттеләр, күп еллар намус белән эшләгәннәре өчен рәхмәт әйттеләр.
– Без бу традицияне киләчәктә дә дәвам итәчәкбез, – ди чараны оештыручыларның берсе, чик сагы гаскәрләре ветераны, районның инвалидлар җәмгыяте рәисе урынбасары Рәшит Зыятдинов. – Ветераннарның берсе дә игътибардан читтә калырга тиеш түгел, балалар алардан үрнәк алсын иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International