Террорчылык куркыныч тудыра

2019 елның 7 феврале, пәнҗешәмбе

Болгар музей-тыюлыгы хезмәткәрләре сәламәтлеге чикле балалар өчен интернат-мәктәптә “Террорчылык. Халык күп җыелган урыннарда үз-үзеңне тоту” дигән темага лекция үткәрделәр.

Укучыларга террорчылык XXI гасырның кешелек дөньясы өчен чын афәткә әверелүе турында тагын бер кисәттеләр. Террорчылык күренешләре турында алдан белеп булмый, шуңа күрә алар белән очрашуга һәрвакытта әзер булырга кирәк.
Террорчылар һөҗүм итү өчен еш кына халык күп җыела торган урыннарны сайлап алганга күрә, кешеләр арасында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен белергә кирәк. Укучылар белән нәкъ шушы кагыйдәләр турында сүз алып бардылар. Балалар әңгәмәдә актив катнашып, сорауларга җавап бирделәр, бу тема буенча үз фикерләре белән уртаклаштылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International