Исемең матур, кемнәр кушкан?..

2019 елның 31 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Татьяналар көне – күптән билгеләп үтелә торган һәм яраткан бәйрәмнәрнең берсенә әйләнде.

Бу көннең үз тарихы, үз традицияләре бар, ул әлеге исемне йөртүчеләр өчен актуаль. Аеруча бу көнне студентлар түземсезлек белән көтеп ала. Мондый исемле кызлар уңган хуҗабикәләр булып таныла, диләр.
Район үзәк хастаханәсе поликлиникасы коллективында өч Татьяна хезмәт куя. Шуларның берсе – Татьяна Мешкова. Ул бирегә 1974 елда Казан медицина училищесын тәмамлаганнан соң килгән. Ашыгыч ярдәм бүлегендә, физиотерапия кабинетында эшләгән. Хәзер ул хирургия кабинетында шәфкать туташы. Үз эшен ярата. Ә менә исеме турында нәрсә уйлый?
– Яшьрәк вакытта артык игътибар бирмәгән идем, – ди Татьяна Александровна, – соңыннан бу исемнең миңа бик килешеп торуын аңладым. Чыннан да, бик матур исем бит...
Татьяна Волкова да кече яшьтән медицина хезмәткәре булу турында хыялланган. Чистайдагы медицина училищесын тәмамлап, райондагы хастаханәдә эшли башлавына да инде егерме биш ел сизелми дә үтеп киткән. Башта терапия бүлегендә эшләгән, аннары онкология кабинетына күчергәннән. Соңгы ике елда табиб-терапевтның шәфкать туташы.
– Мин туган елда “Татьяна плюс Сергей” дигән яңа җырны яңгырата башладылар. – Гаиләбездә Сергей исемле малай бар иде инде, җырдагыча булсын диптер инде, миңа Татьяна дип исем кушканнар...
Участок табибы-терапевт белән бергә эшли торган шәфкать туташы Татьяна Фәсхетдинова да үз исемен бик ярата. Безнең шәһәргә ул 1984 елда Чистай медучилищесын тәмамлап килгән. Алексеевск районының Биләр поселогыннан.
– Бераз гына эшләрмен дә, туган ягыма китәрмен дигән идем, – дип сөйли Татьяна Александровна. – Шул ук елда кияүгә чыктым һәм гомерлеккә Болгарда калдым...
Татьяна Фәсхетдинова намуслы хезмәте белән коллективта хөрмәт казанган. Һәрвакыт ачык йөзле, тәмле сүзле, игътибарлы һәм ярдәм кулын теләсә кайсы минутта сузарга әзер торганы өчен аны пациентлар да бик ярата.
Хастаханә коллективында эшли торган Татьяна Мешкова, Татьяна Волкова һәм Татьяна Фәсхетдинова һәркемгә исәнлек-саулык, бәхетле тормышта яшәүләрен телиләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International