Никольск җирлеге – призлы урында

2019 елның 31 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Иң яхшы Яңа ел бизәлеше буенча республика конкурсында Никольск авыл җирлеге икенче урынга чыкты.
Ел саен Никольск авылы матур итеп бизәлә һәм үзенчәлекле бәйрәм чаралары уздырыла. Авыл активистларының тырышлыгы бу юлы “Биш зона группасы буенча (район үзәкләреннән тыш) җирлекләрдә үзәк чыршыны иң яхшы бизәү һәм Яңа ел чараларын уздыру” номинациясендә билгеләп үтелде. 
Конкурс нәтиҗәләре ТР Хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә муниципаль берәмлекләр Советы рәисе Әгъзам Гобәйдуллин тарафыннан яктыртылды. Киңәшмәне видеоконференция режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International