Алинә Минхатыйпова – җиңүче

2019 елның 30 гыйнвары, чәршәмбе

Иске Рәҗәп урта мәктәбенең алтынчы класс укучысы Алинә Минхатыйпова “Хәй Вахит: шәхес, иҗат, чор” республика конкурсында катнашып беренче урынны алды.

Ул жюри каравына үзе язган иншаны тәкъдим итеп, яшь автор буларак танылды. Моннан тыш, укучыга биш мең сум күләмендә премия һәм Хәй Вахитның китаплары тапшырылды. Иске Рәҗәп укучылары шулай ук язучының “Беренче мәхәббәт” пьесасыннан бер өзекне сәхнәләштереп күрсәттеләр.


Татар халкының күренекле драматургы, шагыйрь һәм язучыга 100 ел тулуга багышлап уздырылган конкурста республиканың барлык районнарыннан килгән укучылар катнашты. Сайлап алу туры шагыйрьнең туган ягында – Биектау районындагы Мәмдәл мәктәбендә узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International