Бүләкләр уйнатуда катнашачаклар

2019 елның 30 гыйнвары, чәршәмбе

“ТАТМЕДИА” АҖнең “Язылу өчен – телевизор” традицион акциясендә бу юлы безнең районның ике вәкиле катнаша.
Хәзерге вакытта кимендә өч матбугат чарасына язылу турында квитанция җибәргән катнашучыларның исемлеге төзелгән. Башкалар арасында безнең районнан Рамил Әхтәмов белән Наталья Казакова да бар.
Бүләкләр уйнату 2019 елның 15 февраленә планлаштырылган. Төп бүләк – телевизор һәм башка күпсанлы призлар үз хуҗаларын көтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International