“Тере сүз” олимпиадасында катнаштылар

2019 елның 28 гыйнвары, дүшәмбе

Чарада безнең һәм Алексеевск районыннан 1-4 классларда укучы йөздән артык бала катнашты. Сәләтле балаларны ачыклау, сәнгатьле һәм тиз итеп уку күнекмәләрен үстерү, шулай ук балаларны логик фикерләргә өйрәтү һәм класстан тыш эшне активлаштыру максатында оештырылган “Тере сүз” олимпиадасы телдән һәм язма ике турдан тора. Алар икесе дә бер көнне үткәрелә. Укучылар текстлар белән эшләделәр, тест сорауларына җавап бирделәр. Һәр биремне үтәү өчен билгеле бер вакыт бирелде. 
Олимпиада нәтиҗәләре бераз соңрак билгеле булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International