Борынгы Болгарда “Россия-1” телеканалы генераль директорының махсус мәгълүмат проектлары буенча урынбасары Сергей Брилев булып китте.
Ул безгә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова белән бергә килде. Кунакларны район башлыгы Камил Нугаев каршы алды һәм озатып йөрде.
Алар борынгы архитектура һәйкәлләрен карап чыктылар, Болгар Ислам академиясендә һәм “Кол Гали” кунакханә комплексында булдылар, “Яңарыш” фондының эш нәтиҗәләре белән таныштылар.
Борынгы Болгар кунакларда онытылмас тәэсирләр калдырды.