«Татьяна, ягымлы Татьяна"

2019 елның 28 гыйнвары, дүшәмбе

2019 елның 25 нче гыйнварында Спас картлар һəм инвалидлар интернат-йортында социаль хезмəт алучылар янына "Татьяна, ягымлы Татьяна" девизы астында концерт программасы белəн Болгар санатор мəктəп-интернаты укучылары һəм укытучылары килде. Татьяналар адресына бик күп котлаулар яңгырады. Моңлы жырлар, биюлəр, шигырьлəр Татьяналарның һəммəсенə дə ошады, алар бик рəхəтлəнеп тыңладылар, кайберлəре кушылып жырладылар һəм биеделəр. 
Өлкəннəр əлеге искиткеч концерт программасыннан көч һəм дəрт алдылар, кунакларга көчле алкышлар һəм рəхмəт сүзлəре белəн жавап кайтардылар.
Барлык катнашучылар да бик канəгать калды!!!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International