Мондый акция бездә инде егерме өченче тапкыр оештырыла, җыелган акча соңыннан хәйрия максатларында файдаланылачак. Марафонда ел саен коллективлар да, аерым кешеләр дә теләп катнаша. Башкаларны борчыган проблема һәм мәсьәләләргә битараф калмыйча, аларны хәл итүгә үзләреннән өлеш кертергә теләгән кешеләрнең барысына да рәхмәт әйтәсе килә.
Марафонда теләге булган һәр кеше дә катнаша ала. Моның өчен акчаны “Социальное благополучие Спасского района” хәйрия фондына күчерергә кирәк. Адрес: Болгар шәһәре, Пионер урамы, 21. Реквизитлар:
ИНН 1637006620
КПП 163701001
ПАО»АК БАРС БАНК»
Счет 40703810102240000007
к/с 30101810000000000805
БИК 049205805
Акчаны шулай ук “Рассвет” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенә дә (Гыйбадуллина С.В., тел. 3-13-29) тапшырырга була.
Мәгълүмат: узган ел “Социальное благополучие Спасского района” хәйрия фондына 1788276 сум акча җыелды.
Мохтаҗларга материаль ярдәм күрсәтү өчен 425000 сум акча бүлеп бирелде. 26 кеше төрле дщвалау учреждениеләрдә сәламәтлеген ныгытты, янгында зыян күргән 13 кеше тиешле ярдәмне алды. Шулай ук авыр хәлдә калган 46 кешегә ярдәм итү җае табылды. Моннан тыш, 338000 сум “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” акциясен уздыруга, 920000 мең сум Сабан туе бәйрәмен оештыруга тотылды.
Фондка аеруча “Алексеевскдорстрой”, “Мостовик”, “Челтәр компаниясе”, “Грань”, “Спас коммуналь челтәрләре җәмгыятьләре, Болгар музей-тыюлыгы, “МегалитСтрой”, “ВЗП “Булгар” җәмгыятьләре, эшмәкәр Иван Шишкин һәм башкалар зур өлеш кертте.