Көн кадагында – мөһим мәсьәләләр

2019 елның 28 гыйнвары, дүшәмбе

Дүшәмбе көнне район Советының киңәйтелгән утырышы булды.
Депутатлар игътибарына 2013-2016 елларда аварияле торак фондыннан гражданнарны күчерү буенча муниципаль адреслы программаны тормышка ашыру кысаларында закон нигезендә авария хәлендә дип табылган һәм 2012 елның 1 гыйнварына кадәр сүтелергә тиешле торак биналарны тапшыру турында алдан кабул ителгән район Советы карарына; 2018 елның 28 мартында Совет карары тарафыннан расланган шәһәрне төзү проектларының җирле нормативларына; муниципаль милекне тапшыру турында карарларга үзгәрешләр кертү мәсьәләсе тәкъдим ителде. 
Депутатлар алдында шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Кузнецов, район архитекторы Гөлнара Ермилина, милек-җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Равил Галәветдинов чыгыш ясады. 
Сессия эшенә район башлыгы Камил Нугаев йомгак ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International