Әтиләребез, әниләребез урынына калган апабыз Рәхилә Зәйдуллина Йолдыз поселогында яши.
Ул инде олы яшьтә. Мостафа бабай белән Маһруй әбинең 10 баласыннан бары ул гына исән калган.
Рәхилә апа барча туганнарының балаларын бик ярата һәм ихтирам итә. Әти-әниләребезне өзелеп сагынган чакларда, Рәхилә апабыз янына барып күңелне юатабыз. Ул үзенең тәмле теле, сүзләре белән, акыллы киңәшләрен биреп, безнең йөрәккә яшәү көче өсти. Аның белән утырып сөйләшкәч, әти- әниләребезне күргән кебек булабыз.
Апабыз тормыш авырлыкларын күп кичергән. Ул яшьли 3 кызын кочаклап һәм 4нче кызына авырлы килеш тол калган. Тормыш йөген җигелеп тарткан, теләсә нинди эшне булдыра торган ире каты чирдән савыга алмыйча үлеп киткәч, апабызның кычкырып елаган чаклары булса да, ул үзендә балалар үстерергә, аларны укытырга, тормышны алып барырга көч тапты. Әле бит йорттагы мәшәкатьләр дә тавык та чүпләп бетермәслек. Шуның өстенә, ул элеккеге “Кызыл йолдыз” колхозының 2нче бригадасында төрле эшләргә дә йөрде. Бригадир тарафыннан җиткерелгән һәр эш һәм бурычны җиренә җиткереп башкарды. Башкаларга үрнәк күрсәткәне өчен ул дәүләтебезнең “Намуслы хезмәт өчен” медале белән бүләкләнде.
Рәхилә апаның кул эшләренә бик оста булуы турында да әйтергә кирәк. Элегрәк кибетләрдән кирәк-яракны, шул исәптән кием-салымны сатып алырга бөтенесенең дә хәленнән килмәде, чөнки юклык көчле иде. Апабыз колхоз эшеннән кайткач, кич утырып авылдашлары, туганнары өчен бөтен киемнәрне үзе текте, хәтта юрганнар да сырып бирде. Минем әни дә ул теккән күлмәкләрне бик яратып киде. Туй-мәҗлесләр дә аннан башка үтмәгән. Чөнки ул аш-суга бик оста, телеңне йотарлык итеп пешерә белә. Ир-ат эшләренә дә кулы гел ятып тора. Лапас кыегын да үзе җыйган, мунчага, терлек абзарына идән дә түшәгән.
Рәхилә апага сыңар канат белән талпынып 4 кыз баланы үстерү бер дә җиңел булмагандыр. Балалары башкалар арасында үзләрен ким-хур итеп тоймасыннар өчен тырышты ул. Һәр баласына зурлап туй уздырды. Хәзер инде 9 оныкның, 6 оныкчыкның дәү әнисе. Кияүләре Рифкат, Нурислам, Исмәгыйль, Илдар, кызлары Разыя, Гөлнур, Суфия, Зөлфирә өчен хөрмәтле әни, ә туганнарының балалары өчен – бик якын апа.
Рәхилә апа бернинди эштән куркып тормады, инде олыгаеп барса да, әле дә булса сарыклар һәм тавыклар асрый. Ул бик уңган умартачы да әле. Аңа бу эшендә кызлары һәм кияүләре дә ярдәм итеп тора. Бөтен туганнарын һәм якыннарын яңа аерткан хуш исле бал белән сыйлый. Бакчасында кайчан гына карасаң да тәртип. Аның кыярлары бик иртә өлгерә, кызарып пешкән эре помидорларына сокланмый мөмкин түгел. Йорт каршындагы түр бакчада үстергән роза чәчәкләре җәй буе тирә-якка нур таратып утыралар. Менә шундый уңган-булган, кешелекле ул безнең апабыз.
Безгә, балаларыңа, оныкларыңа, оныкчыкларыңа терәк һәм кирәк булып озак яшәсәң иде, Рәхилә апабыз!
Гөлсинә Габделвәлиева.
Чәчәкле авылы.