Академиядә халыкара конференция узды

2019 елның 25 гыйнвары, җомга

Бүген Болгардагы ислам академиясендә “Ислам белеме һәм теологиясе, заманча укыту системасында проблемалар һәм перспективалар” дигән темага халыкара конференция үзенең эшен тәмамлый.

Конференцияне Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте оештырды.
Конференция эшендә республика мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин, академия президенты Камил Исхаков, ректор Рәфыйк Мөхәммәтшин, милләтләр эше буенча Федераль агентлык җитәкчесе урынбасары  Михаил Мишин, Казандагы православие духовный семинариясенең беренче проректоры игумен Евфимий (Моисеев), Париждагы ислам фәннәре факультеты директоры Нурредин Белхут, шейх Абдулла Әфәнде исемендәге ислам университеты ректоры Ариф Саидов, Париждагы җәмигъ мәчетенең Альгазали тикшеренүләр институты директоры Авир Аззеддин, Абдурразак Ассаиди, Исмаил Болбол, Айман Захрави, Люай Халили кебек дөнья күләмендә танылган дин белгечләре һәм башкалар катнаша.
Пленар утырышта “Заманча Россиядә ислам, теология белемен бирү”, “Заманча фәннәрне үстерүдә ислам белеменең әһәмияте”, “Заманча таләпләр нигезендә белем бирү программаларының адаптация механизмнары. Югары белем бирү моделе” кебек зур әһәмияткә ия булган темалар каралды. Дин әһелләре алдында Татарстандагы, Россиядәге һәм дөньяның кайбер илләрендәге дини уку йортларының җитәкчеләре һәм фәнни хезмәткәрләре чыгыш ясады.
Соңыннан конференциядә катнашучылар резолюция кабул иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International