Иң оста педагогларны бүләкләделәр

2019 елның 24 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Районда узган “Ел тәрбиячесе–2019” һәм “Ел укытучысы –2019” һөнәри осталык конкурсында “Колосок” балалар бакчасыннан Светлана Фәсхетдинова белән шәһәрдәге 2нче урта мәктәптән Ольга Выжленкова җиңүче булдылар.

Ирина ТЕЛИЦЫНА

Кичә мәгариф хезмәткәрләре арасында уздырыла торган традицион конкурсларда катнашучыларны һәм финалга чыгучыларны бүләкләделәр.
Быел конкурсларда алты тәрбияче һәм унбер педагог катнашты. Аларның һәркайсы үзләренең осталыкларын тулысынча күрсәтергә тырышта. Әмма конкурс ул конкурс инде, җиңүгә көчлеләр генә ирешә. Тантаналар барышында Светлана Фәсхетдинова белән Ольга Выжленковага дипломнар һәм унар мең сумга сертификатлар тапшырылды.
Конкурсның төрле номинацияләрендә Светлана Потапова (Болгардагы 2нче мәктәп, “Педагогик дебют”) биш мең сумлык сертификат алды. Ирина Конантьева (Полянка), Татьяна Титова (1нче урта мәктәп) һәм Любовь Лихачева (сәламәтлекләре чикләнгән мәктәп) шулай ук дипломнар һәм өчәр мең сумлык сертификатлар белән бүләкләнделәр.
Укытучылар арасында өченче урынга чыккан Татьяна Ибраһимова диплом һәм сигез мең сумлык сертификатка ия булды. Санаторий мәктәп-интернаттан Татьяна Зуйковага өченче урын өчен диплом белән алты мең сумлык сертификат бирделәр.
Шулай ук башка конкурсантлар – Өчкүл авылы тәрбиячесе Елена Зотова, шәһәрдәге “Теремок” һәм “Солнышко” балалар бакчасыннан Анастасия Андриянова белән Марина Советникова, укытучылар Дмитрий Иванушкин (Өчкүл), Фәния Мөхәммәтҗанова (Иске Рәҗәп), Виктория Становая (кадетлар мәктәп-интернаты), Надежда Глухова (Антоновка) мәгариф бүлеге дипломнары һәм профсоюз оешмасының истәлекле бүләкләре белән билгеләп үтелделәр.
Конкурста катнашучыларга район башлыгы урынбасары Сергей Тюнев, мәгариф бүлеге җитәкчесе Александр Ермилин, башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Елена Афоньшина изге теләкләрен ирештерделәр.
Руслан Хәмидуллин фотосы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International