“Тоннель” операциясе барышында дәүләт автоинспекторлары юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның унбиш очрагын ачыклаган.
Рейд барышында ачыкланганча, автомобиль руле артына утырып чыгучыларның кайберләрендә мәҗбүри иминиятләштерү полисы юк, автомобиль салонында балаларны йөртү буенча тиешле кагыйдәләрне санга сукмаучылар да бар.
Шулай ук ватык, дәүләт номеры начар укыла торган автомобиль белән идарә итүчеләргә дә беркетмәләр төзелгән.