Саша белән Маша – призерлар!

2019 елның 23 гыйнвары, чәршәмбе

Ким урта мәктәбе укучылары Александра Пронягина белән Мария Денисова республика күләмендә уздырылган экология фестивалендт призлы урынга лаек булдылар.
Аларга мактаулы икенче урын өчен дипломнар тапшырылды. Тугызынчы класста укый торган Саша белән сигезенче класста белем алучы Маша шулай ук “Экообъектив” һәм “Табигатьне бергәләшеп саклыйк” номинациясендә дә билгеләп үтелделәр. Педагог-оештыручы Наталья Дербенева белән бергә әзерләгән фоторәсемнәре һәм иҗади эшләре конкурста югары бәяләнде.
Җиденче ел рәттән уздырыла торган бу традицион фестиваль Россиядә игълан ителгән доброволецлар һәм волонтерлар елына багышланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International