Татарстан музей һәм китапханәләренә ел саен 20 миллионнан артык кеше килә

2019 елның 22 гыйнвары, сишәмбе

Республиканың мәдәният объектлары ел саен 5 меңнән артык чара үткәрә.

Татарстанда эшли торган 1 514 китапханәгә килүче укучылар саны бер ел дәвамында 15 миллионга җитә, шулай ук республикада эшчәнлек алып барган 152 музей елына 6 миллион кешене кабул итә.

Моннан тыш Татарстанда 15 дәүләт һәм 3 муниципаль театр, 17 концерт оешмасы эшли.

Ел саен республиканың мәдәният объектлары 1,5 миллионга якын кешегә хезмәт күрсәтә, 5 меңнән артык чара үткәрә һәм 70ләп яңа театраль куелышлар тәкъдим итә.

Татарстанның ЮНЕСКО Бөтендөнья мәдәни мирасы объектлары исемлегенә кергән объектлары – Казан Кремле тарихи-архитектура комплексы (2000 елда), Болгар тарихи-археологик комплексы (2014 елда) һәм Зөя утрау-шәһәрлегендәге Успения чиркәве һәм монастыре (2017 елда).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International