Мөгезле эре терлек лейкозы проблемасы бүгенге көндә бик кискен тора.
Авыру бөтен җирдә, шул исәптән безнең республикада да, киң таралган. Авыруны дәвалау чаралары юк. Безнең районда да лейкоз авыруы белән хәлләр шәптән түгел. Бу авыруга нинди билгеләр хас һәм аны булдырмый калу өчен нинди профилактика чараларын күрергә кирәк соң?
Николай СТОЛЯРОВ,
район дәүләт ветеринария берләшмәсенең баш
эпизоотологы.
Планда каралган эпизоотиягә каршы чаралар үткәрү нәтиҗәсендә безнең районда мөгезле эре терлек лейкозы авыруыннан чиста булган барлыгы биш хуҗалык кына ачыкланды. Биш хуҗалыкта терлекләрнең 30 процентка кадәре лейкоз белән зарарланган, унҗиде хуҗалыкта бу күрсәткеч тагын да югарырак. Җәмәгать секторында авыруның таралуы 31 процент тәшкил итә. Шәхси хуҗалыкларда исә 43 торак пунктның 16сы мөгезле эре терлек лейкозы буенча имин дип санала, терлекләрнең авыру йоктыру күрсәткече 27 процент тәшкил итә.
Сыерлар арасында бик киң таралган лейкоз авыруы әлегәчә ахырына кадәр тикшерелмәгән. Бу озак вакыт дәвам итә торган хроник авыру, аның өчен мөгезле эре терлекләрнең кан органнары системасы зарарлану хас. Авыруны мөгезле эре терлек лейкозы вирусы китереп чыгара. Лейкозның беренче һәм икенче (яшерен) стадияләрен бары тик канны лабораториядә тикшергәндә генә ачыкларга мөмкин. Вирус канда булгач, билгеле инде, ул сөтнең составында да була. Лейкозның өченче стадиясендә дә терлекләрдә бернинди авыру билгеләре күренми. Лимфа бизләрендә шешләр булмау һәм авыруның өченче стадиясенә хас булган билгеләр ачык күренмәү сәбәпле, терлек хуҗалары лейкозга уңай реакция биргән терлекләрне көтүдән алып, сугымга җибәрүдән баш тарта.
Авыру үзе төрле хайванда төрлечә уза: кайсыдыр сыерларда аның билгеләре бик тиз күренә башласа, кайберләрендә ахырга кадәр ачык күренә торган билгеләр булмый. Кайчакта лейкоз белән авыручы терлектә ахырга кадәр авыруның билгеләре сизелми. Организмында лейкоз вирусын йөртүче сыер беренче карашка сәламәт булып күренергә һәм ахырга кадәр мул сөтле булып калырга мөмкин. Лейкоз белән зарарланган сыерлардан сәламәт бозаулар туып, алар да авыру терлекләрдән соңрак лейкоз авыруын ияртә ала. Лимфа бизләре шешү, иммунитет начараю, ябыгу, талакның зураюы, сөт бирүне киметү кебек билгеләр авыруның ахыргы стадиясендә генә күренә. Лейкоз авыруыннан үлгән терлекне ярып караганда, аның бөтен организмы шешләр белән зарарланганлыгы билгеле була. Мондый терлекнең итен ашарга ярамый, аны юк итәргә кирәк.
Мөгезле эре терлек лейкозы вирусының киң таралуына авыру һәм сәламәт терлекләрне бергә көтүлеккә чыгару, сәламәт бозауларга авыру сыерлардан алынган кайнамаган сөт эчерү, сыерларны авыру үгезләрдән алынган сперма белән орлыкландыру сәбәпче булып тора. Шәхси секторда исә лейкоз авыруының таралуына кешеләрнең белемнәре җитмәве, терлекләрне сатып алганда күрсәткән битарафлыгы, лейкоз буенча уңай реакция биргән терлекләрне сәламәт сыерлар белән бергә көтүлеккә чыгару гаепле.
Бүгенге көндә мөгезле эре терлек лейкозы дәваланмый торган авыру булып санала. Бер һәм аннан күбрәк терлек лабораториядә тикшергәндә лейкоз буенча уңай нәтиҗә бирсә, фермер хуҗалыгы бу авыру буенча имин булмаган хуҗалыклар исемлегенә керә. Хуҗалыкка чикләүләр куела һәм көтүне сәламәтләндерү буенча башкарылырга тиеш эшләрнең планы төзелә.
Имин булып саналмаган хуҗалыкларда тыела:
– авыру терлекләрне сәламәт сыерлар белән бергә асрау. Аларны кичекмәстән иткә тапшырырга кирәк;
– лейкозлы сыерларның сөтен куллану;
– ветеринария хезмәте рөхсәтеннән башка терлекләрне торак пункт чикләрендә урыннан-урынга күчерү;
– авыру сыерларның сөтен сатуга чыгару.
Организмында вирус йөртүче терлекләрне сәламәт терлекләрдән тулысынча аерып алырга кирәк (аерым сарай, аерым көтүлек, аерым бозаулау урыны).
Ветеринария-зоотехния чараларын башкарганда, аеруча ясалма орлыкландыру үткәргәндә, асептика һәм антисептика кагыйдәләрен җиренә җиткереп үтәү зарур. Шулай ук терлекләрнең баш санын арттыру өчен мөгезле эре терлек лейкозыннан чиста булган хуҗалыклардан сыерлар сатып алганда, карантин режимын сакларга кирәк.
Хуҗалыкны лейкоз авыруыннан чистарту, күпме терлекнең лейкоз белән авыруын исәпкә алып, төрле юллар белән башкарылырга мөмкин. Нәтиҗәдә шушы хуҗалыктагы терлекләрне даими рәвештә лейкоз авыруына тикшереп торырга, авыру терлекләрне сугымга җибәрергә һәм аларны сәламәт сыерларга алыштырырга кирәк. Барлык чаралар "Мөгезле эре терлек лейкозы буенча профилактика һәм көрәш кагыйдәләре" белән регламентланган. Терлекләрнең баш санын яңарту фермер хуҗалыклары өчен бик кыйммәткә төшкәнгә, лейкоз авыруына профилактика ясауга зуррак игътибар бирергә кирәк. Бүгенге көндә авырудан котылуның һәм сәламәт терлекләрне авыру ияртүдән саклауның бердәнбер чарасы – организмында вирус табылган терлекләрне иткә тапшыру. Әгәр ярты ел дәвамында лейкоз вирусы буенча уңай нәтиҗә биргән терлекләр ачыкланмаса, хуҗалык шушы авыру буенча имин дип санала.
Ә мөгезле эре терлек хуҗаларына терлекләргә ветеринария тикшерүе үткәрүдән берничек тә баш тартырга ярамый. Яшерен-батырын түгел, кайберәүләр хуҗалыкта булган терлекләрнең баш санын киметеп, кайбер сыерларны, үгезләрне һәм яшь терлекләрне (мөгезле эре терлек алты айдан башлап лейкозга тикшерелергә тиеш) яшереп калырга тырыша. Мондый чараларның файдасы юк, сез бары тик үзегезгә зыян китереп, башкаларның сәламәтлеген дә куркыныч астына куясыз.