Сәнәгать производствосы индексы 102 процент күләмендә.
Татарстанда 2018 ел нәтиҗәләре буенча сәнәгатьтә җитештерү 2 трлн 818 млрд сум күләмендә булган. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында журналистларга Татарстан вице-премьеры - Сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов әйтте.
Сәнәгать производствосы индексы 102 процент күләмендә. Тулай төбәк продукт күләмендә сәнәгать өлеше 44,6, сәүдә өлеше 16,4 процент булган.
2018 елның гыйнвар-ноябрь айларында Татарстанның сәнәгать секторында мәшгуль кешеләр саны 336,8 мең кеше тәшкил иткән. Сәүдә белән 148,6 мең кеше шөгыльләнгән.