Иске Яңа елга багышланды

2019 елның 12 гыйнвары, шимбә

Дүшәмбе көнне шәһәрнең үзәк мәйданында иске Яңа елны бәйрәм итүгә багышланган чаралар булды.

Инде үзенең бер гасырлык юбилеен билгеләп үткән бу бәйрәм Россиядә Григорий (григорианский) календаре кертелгәннән соң билгеләп үтелә башлый. Ә борынгы Русьтә исә бу көн элек-электән изге Бөек Василий истәлеге көне буларак билгеләп үтелгән, ә аның алдындагы кичне Василий киче дип йөрткәннәр.
Шәһәребез мәйданында узган җырлы-биюле, күңелле уенлы тамашада олысы-кечесе теләп катнашты. Скоморох, матрешка һәм башка мәзәк костюмнарга киенгән алып баручылар тамашачыларны төрле күңел ачуларга җәлеп итеп, аларга чыршы янында туңып һәм боегып торырга ирек бирмәделәр. Бәйрәм барышында рус, татар, чуаш телендә җырлар яңгырады, дәртле биюләр, күңелле әйлән-бәйләннәр дә җитәрлек булды.
Бәйрәм кичәсе Яңа ел дискотекасы белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International