2018 елда Татарстанда 330 чакрым юл ремонтланды

2019 елның 10 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Узып киткән елда республикада 87 чакрым юл һәм 9 күпер төзелде.

2018 елда Татарстан Республикасында 330 чакрым төбәк автомобиль юллары ремонтланды.

Узып киткән елда шулай ук 87 чакрым юл һәм 9 күпер төзелде. Тагын 10 күпер төзекләндерелде.

Республикада 28 торак пункт барлыгы 69 чакрым озынлыкта каты өслекле юллар белән тоташтырылды.

Моннан тыш, Татарстанда гомуми озынлыгы 179 чакрымны тәшкил иткән 71 участокта юл хәрәкәте иминлеген ныгыту чаралары күрелде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International