Христос Раштуасы

2019 елның 9 гыйнвары, чәршәмбе

2019 елның 8 нче гыйнварында Спас картлар һəм инвалидлар интернат-йортының социаль хезмəт алучылары янына укытучылары белəн Изге Авраам чиркəвенең якшəмбе мəктəбе укучылары килгəн иде.
Балалар шигырьлəр сөйлəделəр һəм дəртле жырлар жырладылар. Изге Авраам чиркəве исеменнəн атакай Сергей Павлов өлкəннəрне бəйрəм белəн котлады: "Христос Раштуасы -иң якты бəйрəм, бу бəйрəмдə сезгə күңел күтəренкелеге, бу салкын көннəрдə жылылык һəм яктылык телисе килə".
Изге Авраам чиркəвеннəн интернатта яшəүчелəргə кечкенə генə раштуа бүлəклəре дə өлəшенде.
Өлкəннəр дə битараф калмады, балаларга бəйрəм ясаганнары өчен рəхмəт сүзлəрен яудырдылар. Бу да кечкенə христославларның  өлкəннəрне Раштуа бəйрəме белəн рухландыруына бер дəлил булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International