Программа тулы зал җыйды. Никольский авыл җирлеге башлыгы Синицин Е. А. авыл халкына һәм кунакларга сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте.. Ул үз чыгышында узып баручы елга йомгак ясады, ветераннар оешмасы, авылның үзәк мәйданын Яңа елга бизәүдә актив катнашучылар эшен билгеләп үтте, спонсорларга рәхмәт белдерде һәм Яңа Елда уңышлар теләде.
Программа үз эченә: театральләштерелгән тамаша; бүләкләү; Яңа ел лотереясы уйнату, һәр икенче билет призлы, ә төп приз – 2019 ел символы-дуңгыз баласы иде. Барлык бәйрәм программасы музыкаль номерлар белән үрелеп барды һәм яхшы кәеф бүләк итте.