Игътибарсызлык бәласе

2019 елның 4 гыйнвары, җомга

Узган ял көннәрендә районда берничә авария булды.

Никольск авылы янында бер кеше машина белән идарәне югалтып, юл кырыена төшеп китә. Машина йөртүче үзе әйткәнчә, моңа һава шартларының начар булуы һәм бозлавык гаепле була.
Горький урамындагы авариягә исә кешеләрнең игътибарсызлыгы һәм транспорт чаралары арасындагы дистанцияне сакламау сәбәпче. Юлдан баручы автомобиль туктап торган икенче бер машинаны бәрдерә.
Смирнов урамындагы чүп-чар контейнерларын бәрдереп киткән һәвәскәр автосөючене исә җәза көтә. Контейнерларга бәрелгәч, ул тиешле хезмәтләргә һәм ЮХИДИ бүлегенә хәбәр итеп тормыйча, вакыйга булган урыннан китеп бара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International