«Болгар шәһәре» муниципаль берәмлеге башкарма комитеты җитәкчесе А.М. Тюленев кунакларны сәламләде, Яңа ел белән котлады, сәламәтлек, яңа елда уңышлар һәм бәхет теләде. Район мәдәният йорты артистлары кунаклар өчен бай күңел ачу программасы әзерләгәннәр. Өлкәннәр һәм балалар әйлән-бәйлән уйнадылар, көлделәр, биеделәр һәм артистларга кушылып җырладылар. Соңыннан халык өчен бәйрәм фейерверкы оештырылды, ә кичәдән соң Яңа ел дискотекасы белән дәвам итте.