Спас районында юбилярларны котладылар

2018 елның 27 декабре, пәнҗешәмбе

Болгарда яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Георгий Клыпинны һәм тыл хезмәтчәне Нина Никитинаны туксан яшьлек юбилейлары белән котладылар.
Район башлыгы Камил Нугаев, башлык урынбасары Сергей Тюнев, ветераннар советы рәисе Татьяна Бурумова, социаль яклау бүлеге вәкилләре юбилярларга үзләренең иң изге теләкләрен җиткерделәр.
Әлбәттә инде, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның һәм район башлыгының котлау открыткаларын, бәйрәм күчтәнәчләре, чәчәкләр һәм бүләкләр тапшырдылар. Җиңүгә үзләреннән өлеш керткән Георгий Иванович белән Нина Сергеевнага озак еллар намус белән эшләгәннәре өчен рәхмәт әйттеләр. Юбилярларны шулай ук якынлашып килүче Яңа ел белән котлап, иң изге теләкләрен җиткерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International