“Боевое братство”га – җиңүче дипломы

2018 елның 27 декабре, пәнҗешәмбе

Райондагы сугышчан хәрәкәтләр ветераннарының “Боевое братство” җәмәгать оешмасы республиканың “Ел лидеры – 2018” конкурсында җиңүче булды.
Оешма “Җәмәгать оешмасы – республиканың “Ел лидеры – 2018” конкурсы лауреаты” номинациясендә билгеләп үтелде. Моның өчен оешма җитәкчесе Ринат Шәриповка диплом тапшырылды.
Конкурсны ел саен “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстандагы төбәк бүлеге оештыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International