Ак куян, йомшак куян...

2018 елның 26 декабре, чәршәмбе

Шушы көннәрдә район урманнарына, үрчетү өчен, ак куяннар җибәрделәр.
Тәҗрибәле аучылар сөйләвенчә, элегрәк безнең якларда куяннар бик күп булган. Әмма урманнарны ефәк кортына каршы эшкәртә башлау белән, куяннарның бу төре үлеп бетте, дияргә дә була. Районның аучылык җәмгыяте вәкилләре популяцияне торгызу уе белән урманнарга күрше  республикаларның берсеннән алып кайтып, җиде ак куян җибәрделәр.
Бу көннәрдә аучылар куяннарны ашаталар, билгеле бер урыннарга тоз куеп калдыралар. Мондый чаралар аеруча кышын зур әһәмияткә ия. Аучылар язын тагын берничә баш куян җибәрергә җыена.
– Бу куяннарның безнең якларда тиз үрчи башлавына өметләнәбез, – ди әлеге чараны оештыручыларның берсе Нариман Мортазин. – Аларны сакларга кирәк, чөнки ак куян Кызыл китапка кертелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International