Бу язманың авторы хезмәттәшләренең юбилейлары турында беркайчан онытмый. Аларны котлап, район сәламәтлек саклау тармагына нинди зур өлеш кертүләре турында искә төшерүне, хезмәттәшләре турында җылы сүзләр әйтүне ул үзенең бурычы дип саный.
Фиркат Галимов,
сәламәтлек саклау ветераны, Татарстан Республикасының атказанган табибы.
Людмила Васильевна Ефимованың шәһәребезгә күчеп килүенә инде шактый вакыт үтте. Бу вакыйга ерак 1976 елда булса да, минем өчен язмамның герое бөтенләй үзгәрмәгән кебек. Ул һаман да элеккечә үк – җитди, тырыш, кешеләргә игътибарлы булып кала.
Соңгы сыйфат табиб өчен аеруча кирәктер һәм аңа ярдәм сорап килгән һәр кеше моны дәлилли ала. Тумышы белән Балык Бистәсеннән булган Людмила Васильевна бу һөнәрне юкка гына сайламаган, чөнки әнисе дә табиб булып эшләгән. Мәктәп, институт, Казандагы хастаханәләрнең берсе каршындагы интернатураны тәмамлаганнан соң, аны юллама белән безнең районга җибәрәләр. Һәм бездә төпләнеп кала да.
Табиб буларак, шунысын билгеләп үтәсем килә - Людмила Васильевна эшли башлауның беренче көннәреннән үк үзен күп белүчән, тәҗрибәле белгеч буларак күрсәтте. Ә ул төрле урыннарда эшләде: участок табиб-терапевты, яшүсмерләр табибы булды, күпмедер вакыт Куралово һәм Кожаевка хастаханәләрендә дә эшләргә туры килде. Авыруларга һәм хезмәттәшләренә һәрвакыт игътибарлы булуы белән ул кешеләр арасында абруй казанды. Игътибарлыгыннан тыш, бик белемле, һөнәри осталыгын даими камилләштереп торган белгеч тә булды. Минемчә, ул табиб булыр өчен туган кебек.
Авыруларның зарларын игътибар белән тыңлый белү, һәрвакыт сабыр булу, ялгыш кына да авыр сүз әйтмәү кебек сыйфатлар һәр кешедә дә булмый. Хәрби комиссариат, яшүсмерләр белән эшләгәндә, аның барлык эшләрне җиренә җиткереп башкаруы, документларны һәрвакыт тәртиптә тотуы ярдәм итте. Людмила Васильевна һәрвакыт үз карашын яклый һәм башкаларны да үзенең хаклы булуына ышандыра белә иде.
Җәмәгать эшләреннән дә читтә калмады, аларны да үзенә хас булган фидакарьлек белән башкарды. Берничә ел буе ул безнең район хастаханәсенең профсоюз комитеты белән җитәкчелек итте.
Минемчә, аның намуслылыгы, үз эшенә җаваплы каравы, сайлаган һөнәренә гомере буе тугры булып калуы медицина хезмәткәрләре өчен генә түгел, башкалар өчен дә үрнәк булырлык. Людмила Васильевна әлегә кадәр гаделсезлеккә битараф кала алмый.
Хезмәттәшем турында сөйләгәндә, аның чәчәкләргә булган мәхәббәтен дә билгеләп үтмичә булмый. Эшләгән чакта да, хәзер дә матур-матур гөлләр үстерү өчен вакыт тапты, ә җәен аның бакчасы чын мәгънәсендә җәннәт почмагына әйләнә. Чәчәкләр үстерү аңа һәрвакыт шулай тыныч, сабыр, гади, һәр кеше белән уртак тел табучан булып калырга ярдәм итәдер дә.
Людмила Васильевнаны чын күңелдән шушы көннәрдә билгеләп үтәчәк юбилее белән тәбрик итеп, барлык хезмәттәшләрем исеменнән Яңа елның бары тик шатлык-сөенечләр генә алып килүен телим. Киләсе ел да имин булсын, ә чын табиб Людмила Васильевнага бары тик уңышлар гына юлдаш булсын иде!