WorldSkills Kazan 2019 чемпионаты ачылышында Россия һәм чит илләрдән 500 артист катнашачак

2018 елның 25 декабре, сишәмбе

Эшче һөнәрләр буенча дөнья чемпионаты Татарстан башкаласында киләсе елның 22-27 августында узачак.

2019 елда эшче һөнәрләр буенча WorldSkills дөнья чемпионаты ачылышына Казанга Россия һәм чит илләрдән 500дән артык артист киләчәк.

Ярышларны ачу тантанасында дөньяның 60 иленнән чемпионатта катнашучы яшь профессионаллар парады узачак. Тантаналы чараларның продюсеры – Россиянең халык артисты, композитор Игорь Крутой.

Дөнья беренчелеге ачылышы 2019 елның 22 августында булачак.

Чемпионатның тантаналы ябылышы 2019 елның 27 августында үтәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International