Иң осталарны ачыкладылар

2018 елның 13 декабре, пәнҗешәмбе

Шәһәрдәге 2нче урта мәктәпнең технология укытучысы Ольга Выжленкова “Ел укытучысы – 2019” һөнәри осталык конкурсының муниципаль этабында абсолют җиңүче булды.

Ирина ТЕЛИЦЫНА

Педагогларның иҗади инициативасын үстерүне, аларның һөнәри осталыгын күтәрүне, белем бирү тармагындагы талантлы хезмәткәрләрне ачыклауны максат итеп куйган әлеге мәртәбәле конкурсның призерлары арасына кадетлар мәктәп-интернатының география һәм биология укытучысы Татьяна Ибраһимова белән санаторий мәктәп-интернатның рус теле һәм әдәбияты укытучысы Татьяна Зуйкова да керде. Финалга шулай ук Болгардагы 1нче мәктәпнең башлангыч класслар укытучысы Татьяна Титова, Полянка һәм шәһәрдәге 2нче урта мәктәпнең тарих һәм җәмгыять белеме укытучылары Ирина Конантьева белән Светлана Потапова чыкты. Өстәвенә, Светлана Александровна “Педагогик дебют” номинациясендә балларны күбрәк тә җыя алды.
Соңгы этапта уздырылган мастер-класслар барышында конкурсантларның барысы да кирәк кадәр күләмдә балл тупладылар. Һәр педагог үзен танытырга һәм кыска гына вакыт эчендә, төрле технология, ысул һәм алымнарны кулланып, үз фәне буенча дәрестән бер фрагмент күрсәтергә тырышты. Конкурсантларның осталык дәрәҗәсе, фантазиясе, таланты шушы мастер-класс барышында ачык күренде. Ольга Владимировна, мәсәлән, үзенең ярдәмчеләре белән бергә Кар кызы образын булдыру өстендә эшләде. Аның бу проекты күпләрдә кызыксыну уятты. Укытучының кайбер эшләре белән аның укучылары таныштырды. Жюри әгъзалары һәм конкурста катнашучылар укытучының балалар белән бергә технология дәресләрендә теккән костюмнарын зур игътибар белән карадылар һәм тиешенчә бәяләделәр. Шунысын әйтергә кирәк, педагогның мондый конкурста инде өченче тапкыр катнашуы. Башта призер булды, аннан соң “Класс җитәкчесе” һәм “Өстәмә белем бирү педагогы” конкурсларының муниципаль этабында җиңүгә иреште. Бәйгенең республика этабында өченче урынны алды. Бу күп нәрсә турында сөйли.
– Конкурста катнашу күп вакыт таләп итә, әмма файдасы да зур, – ди ул. – Башка педагоглар белән аралашасың, тәҗрибә туплыйсың...
Татьяна Ибраһимова хезмәттәшләрен үз белемен арттыру өстендә ничек эшләве белән таныштырды. Ә менә Татьяна Зуйкова интеллект картасын булдыру ысуллары турында сөйләде. Укытуның мондый ысулы укытучы һәм педагоглар өчен нәтиҗәле булуы белән аерылып тора. Татьяна Титова текстлар, рольләргә бүленгән уеннар белән эшләүнең өстенлекләрен аңлатты, һәр биремгә карата төп сорауны бирү осталыгына ирешү кирәклегенә басым ясады. Яшь педагоглар Ирина Конантьева белән Светлана Потапова “Кроссенс” эше тәҗрибәсе белән уртаклаштылар һәм QR (куар) код булдыру турында сөйләделәр, дәрестә һәм класстан тыш чаралар үткәргәндә ничек кулланырга кирәклеген аңлаттылар.
Тагын шунысын да әйтергә кирәк, финалчылар мастер-класслар барышында ГДИ, БДИ, Бөтенроссия тикшерү эшләренә әзерләнү кебек мөһим мәсьәләләрне дә читләтеп үтмәделәр. Дәрестә алган белемнәрнең тормышта кирәк булачагына да басым ясадылар.
– Бу конкурста әле беренче генә катнашуыбыз, – диләр Ирина Алексеевна белән Светлана Александровна. – Ирешелгәннәр белән генә чикләнеп каласы килми, чөнки мондый чараларның файдасы бик зур...
Конкурста шулай ук Өчкүл, Иске Рәҗәп, Антоновка, кадетлар һәм коррекция мәктәп-интернат мәктәпләреннән Дмитрий Иванушкин, Фәния Мөхәммәтҗанова, Надежда Глухова, Виктория Становая һәм Любовь Лихачева катнашты. Унбер педагогның барысы да үзләренең сайтларында электрон рәвештә портфолиоларын урнаштырганнар, шәһәр мәктәпләре укучылары белән дәресләр һәм класстан тыш чаралар үткәрделәр. Конкурсның район этабында катнашкан һәр педагогка да мәгариф бүлеге җитәкчесе Александр Ермилин һәм укыту-методик эшләр буенча урынбасары Людмила Рыбакова тирән рәхмәтләрен белдерделәр. Укытучы – һөнәр генә түгел, ул яшәү рәвеше, дип тә олыладылар, киләчәк эшләрендә тагын да зуррак уңышларга ирешүләрен теләделәр.
Җиңүчеләр район данын зона ярышларында якларга әзерләнә. Бүләкләү тантанасы киләсе елда, башка һөнәри осталык конкурслары тәмамлангач булыр, дип көтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International