Чемпионатка әзерлек бара

2018 елның 11 декабре, сишәмбе

Тармак технологияләре техникумы укытучысы Анастасия Храменкова республика фәнни-практик конференциясендә катнашты.
Чара Аксубай универсаль технологияләр техникумында үтте. Җыелган яшьләр “WorldSkills чемпионатына әзерлек шартларында укучыларның һөнәри осталыгын формалаштыруның ысуллары һәм алымнары” темасы буенча фикер алыштылар. Безнең укытучы жюри игътибарына үз докладын тәкъдим итеп, икенче дәрәҗә дипломга лаек булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International